Республиканың эре шәһәрләрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Атна дәвамында Түбән Камада теркәлгән эшсезләр саны 40ка кимеп, бүгенге көндә 1275 кешене тәшкил итә.

Моношәһәрләрдә эшсезләр саны: Яр Чаллыда – 38, Яшел Үзәндә  – 8, Кама Аланында 2 кешегә кимегән. Тулаем алганда бүгенге көндә Яр Чаллыда – 2634, Яшел Үзәндә – 688, һәм Кама Аланында 272 кеше эшсез дип санала.

Эшсезлек артуы Алабугада һәм Чистайда күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International