Бүген БИНК социаль-эшлекле клуб бинасында Яңа Савин районының халыкны эш белән тәэмин итү белгечләре тарафыннан районара вакансияләр ярминкәсе уздырылды.
Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен түбәндәге белгечлекләр буенча 68 вакансия тәкъдим ителде: система администраторы, инженер-программист, урам себерүче, фельдшер, шәфкать туташы, табиб һ.б.
Ярминкә барышында оешма вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырды. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләде.
Ярминкәгә 220 кеше килгән, шуларның 34е кабаттан әңгәмә узарга чакыру алган.