ТР Министрлар Кабинетында “Россиядә югары социаль нәтиҗәгә ия оешма – 2014” ботенроссия конкурсының республика этабы җинүчеләре бүләкләнәчәк

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчъяклы Республика комиссиясе эш төркеменең чираттагы утырышы узачак.

Утырышның тантаналы өлешендә “Россиядә югары социаль нәтиҗәгә ия оешма –2014", конкурсының республика этабында җиңүчеләренә һәм призерларына дипломнар тапшыру каралган.

Көн тәртибе кысаларында координаторлар чыгышлары, өчъяклы Республика комиссиясе әгъзалары арасында фикер алышу булыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International