Бүген Арчаның “Центр милосердия” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре үзәгедә “Тормыш яхшы эшләр өчен бирелгән” дигән шигырьләр конкурсы узды. Әлеге чара игелек атнасы кысаларында үткәрелде.
Социаль хезмәткәрләр сүзләренә караганда, катнашучылар бик тә теләп үзләре язган шигырьләрне укыдылар, төрле музыкаль коралларда уйнадылар. Чара ахырында үзәк карамагында торучылар конкурсны оештыручыларга рәхмхтләрен белдерделәр.