Бүген Теләченең "Доброе сердце" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Яхшы сүзләре көне” дигән чара узды. Әлеге чара игелек атнасы кысаларында үткәрелде.
Социаль хезмәткәрләр үзәк карамагында торучы өлкәннәр янына барып кайттылар. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик тә файдалы, кунакка килгән блгечләрне алар бик теләп каршы алалар, алар белән сөйләшәләр.