Чирмешәннең "Доброе сердце" үзәгендә игелек атнасы кысаларында чара үткәрелде

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бүген Чирмешәннең "Доброе сердце"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Яхшы сүзләре көне” дигән чара узды. Әлеге чара игелек атнасы кысаларында үткәрелде.

Социаль хезмәткәрләр үзәк карамагында торучылар өчен яхшылык турында шигырьләр укыдылар, автор фикерен тыңлаучыларга җиткерергә тырыштылар. Әлеге чара бик тә уңай атмосферада узды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International