Яр Чаллының “Доверие” үзәгендә “Җылы сүз” исеме астында чара оештырылды

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллының “Доверие” халлыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгендә Татарстан Республикасында уздырыла торган “Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН хәйрия акциясы кысаларында һәм Халыкара белем яхшырту көне уңаеннан “Җылы сүз” дип исемләнгән чара узды.

Үзәк хезмәткәрләре балалар тарафыннан язылган шигырьләрне укыдылар. Иң актив авторларның берсе – күптәнге клиент Геннадий Абросимов. Хезмәткәрләр арасында да шигърият сөючеләр күп. Аеруча ярату белән Эдуард Асадов шигырьләре укыла. “Нәфрәт һәм мәхәббәт турында баллада”, "Игелек", “Кайгырма” исемле әсәрләре беркемне дә битараф калдырмады. Бу иҗат җимешләрен һәр кеше узе аша кичерде

Чара һәр кеше күңелендә тирән эз калдырды. Киләчәктә хезмәттә генә түгел, рухи камилләшүдә, яңа белемнәргә омтылуда үз ролен уйнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International