Бүген инвалидлар җәмгыяте Татарстан Республикасы оешма командасы Ботенроссия «Пара-Кырым-2015» физкультура-спорт фестиваленә кузгала.
Татарстан командасына Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Байлар Сабасынан сигез мөмкинлекләре чикләнгән спортсмен керә. Ярышлар Милли паралимпиада һәм тернәкләндерү үзәгендә узачак.
Бу юлы катнашучыларга катгый таләпләр куелган. Спорт ярышлары алдыннан инвалидлар төрле группа тикшерүләр узарга тиеш. Аннан соң гына алар җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, дартс уеннарында катнашуга рөхсәт алачак.