Республиканың "Робинзон-2015" хәрби-патриотик слеты җиңүчеләре билгеле булган

2015 елның 4 сентябре, җомга

Бүген Яр Чаллы "Асылташ" балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә ел саен уздырылучы "Робинзон" хәрби-патриотик слеты үткәрелгән. Слетны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы, Яр Чаллы социаль яклау идарәсе һәм Яр Чаллы балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге  оештырган.

Слетка Татарстанның барлык шәһәр-район социаль учреждениеләре карамагындагы яшүсмерләр җыелган. Беренче турда интеллектуаль биремнәр булса, икенчесендә хәрби-спорт каршылыклар полосасы  оештырылган.

Чара барлык җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланган. Яр Чаллы "Асылташ" үзәге командасы беренче урынны яулаган. Әлкинең "Забота" приюты командасы 2 нче урында. Түбән кама "Балкыш" үзәге командасы исә 3 нче урын яулауга ирешкә.

Слет бәйрәм салюты белән тәмамланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International