Бүген Әлмәтнең “Опека” халыкка социаль ярдәм күрсәү шартлы янгын вакытында хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр яңгыравык элемтә буенча эвакуация башлану турындагы хәбәрдән һәм янгын сигнализациясе эшләгәннән соң башланды.
Барлык хезмәткәрләр инструкция нигезендә кабинетлардагы барлык электр приборларын уттан өзеп, тәрәзләрне ябып, барлык кыйммәтле әйберләрен алып, ачык ишекләрдән урамга чыктылар.
Ирекле янгын дружинасы әгъзалары бинадан барлык кешеләр дә чыгарылганмы дип, тикшереп чыкканнар. Бүлек башлыклары үзләренең хезмәткәрләрен барлап чыктылар.