Бүген Татарстан республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләрен карауны дәвам итте.
Аны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Эльмира Зарипова, ТР Президенты булышчысы Ләйлә Фазлеева, ТР Дәүләт Советы председателе Юрий Камалтынов һәм башкалар озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов тегү, агач осталыгы, вокал классларын, стоматология, процедура, физиотерапия кабинетларын, учреждение территориясендәге җәяү йөрү, спорт мәйданнарын карап чыкты.