1 сентябрь көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16372 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 13 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,8% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36480 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1861 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 551 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 285е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 35 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.