Белем көнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының беренче министр урынбасары Марат Гафаров эшлекле визит белән Лениногорск районыда булып кайтты. Марат Гафаров катнашында Мэрия утырышлар залында социаль учрежденияләренең эш коллективлары белән очрашулар узды. Очрашу барышында социаль эшчәнлеккә кагылышлы, ТР Президенты сайлауларына әзерлек хакында сораулар каралды.
Аннан соң беренче министр урынбасары социаль сораулар буенча башкарма комитет җитәкчесе Владимир Друк, Лениногорск районының социаль яклау бүлеге башлыгы Миләүшә Саримова белән берлектә учрежденияләрне карап чыктылар.