Казанда узган Пенсионерлар арасында V Россиякүләм компьютер технологияләре буенча чемпионатның ярышлары үтте. Татарстан башкаласы Россиянең 71 субъекты вәкилләрен үзендә кабул итте.
Әлеге зур форум Пенсионерлар союзы, Россия һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте, Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Пенсия фонды, "Тормыш сыйфаты" дигән хәйрия оешмасы ярдәме белән оештырылды.
Чемпионатның төп бурычы – пенсионерларда компьютер технологияләренә карата кызыксындыруны арттыру, интернет аша дәүләт хезмәте системасы белән кулланырга өйрәтү булып тора. Биремнәр тормышыка максималь якын: катнашучыларга дәүләт хезмәтләре порталы белән куллану белемнәрен, текст программаларында эшләү, презентацияләр ясау күнекмәләрен күрсәтергә соралды.
Жюри составында министрлыклар, Казан югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Авторитетлы комиссиясене Плеханов исемендәге Мәскәү институты мәгълүмати технологияләр завкафедрысы Юлия Романова җитәкләде.
Татарстанны чемпионатта Чаллыдан Зоя Гаус һәм Казаннан Сергей Мезенцев яклады. Ә иң өлкән катнашучы Ненец автономияле округыннан 79 яшьлек Рәисә Палкина һәм Кабарда-Балкариядән 76 яшьлек Мусарбий Дацирхоев иде.