Бүген эш визиты вакытында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова район башлыгы Александр Шадриков белән 90 яшьлек Елизавета Горбунованы туган көне белән котлады.
Кунаклар юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм бүләкләр тапшырды. Сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык теләделәр.
Хәзерге вакытта Елизаветта Горбунова улы Виталий, кызлары Зинаида һәм Раиса белән бергә яши.