ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Чүпрәле районында булды

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова эш визиты белән Чүпрәле районында булып кайтты. Визит барышында аны район башлыгы Александр Шадриков Чүпрәле районның социаль оешмалары белән таныштырды.

Министр Чүпрәленең "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды.  Биредә Эльмира Зарипова балалар белән әңгәмә оештырды.

Алга таба Чүпрәле районының Башкарма комитетында министр һәм район башлыгы социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр белән очрашу уздырды.

Ахырда Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте. Министр кабул итү барышында гражданнар тарафыннан яңгыраган сорауларга җавап кайтарды.  Барлык мөрәҗәгать иткәннәргә борчыган сораулары буенча аңлатмалар бирелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International