Азнакайның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган “Школа осознанного родительства” программасы кысаларында төркемле дәрес үтте.
Үзәк психологы Гүзәл Сафина интерактив уен уйнатты. Катнашучыларга “Вспомни своих родителей”, “Выбор” күнегүләре тәкъдим ителде. Аеруча кызыксынуны “Чаша добра” күз алдына китерү күнегүсе уятты. Катнашучылар гаилә учагын символлаштыручы шәмне түгәрәк буенча җибәрде.