Шушы көннәрдә Балтачның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагында торучы Чепья авылында, үлгән Бөек Ватан сугышы ветеранының гаилә әгъзасына тантаналы рәвештә йорт ачкычлары тапшырылды. Өй туенда Балтач район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Труд» һәм «Водстрой» жәмгыятьләре вәкилләре катнаштылар.
Гөлнара Гайфуллина яңа өендә кунакларны бик жылы каршы алды һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. Килгән житәкчеләр истәлекле бүләкләр тапшырдылар.