2015 елның 5 сентябрендә "Казан Арена" стадионында XI Республика "Нечкәбил 2015" матурлык конкурсының ярымфиналы узачак.
Конкурсны ун ел дәвамында үткәрү нәтиҗәсендә әлеге чараны күпкырлы һәм социаль- мәдәни республика проекты дип атап була. "Нечкәбил" проектында Казаннан әниләр һәм аларның гаиләләре катнаша. Аларның барысын актив тормыш позициясе, социаль җаваплылык, сәламәт яшәү рәвешен, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау теләге берләштерә.
Катнашучылар арасында артистлар да, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре дә, яшь белгечләр дә, җәмәгать эшлеклеләре дә, аграрийлар да, яшь әниләр дә бар.
"Нечкәбил" финалисткалары - уңышлы, хатын-кызлар, яраткан әниләр һәм хатыннар. Республика конкурсында катнашу өчен анкетаны барлыгы 60 тан артык хатын-кыз тутырды, аларның өчтән бере – күп балалы аналар, шулай ук аларның гаиләләрендә тәрбиягә алган балалар тәрбияләнә.