Министрлыкта коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча чираттагы комиссия утырышы узды

2015 елның 24 марты, сишәмбе

24 мартта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча чираттагы комиссия утырышы үтте.

Утырышта дүрт мәсьәлә, шул исәптән ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә карата министрлыкта кабул ителгән аноним мөрәҗәгатьләр соравы каралды.

Әлеге мәсьәләне өйрәнү нәтиҗәсе буларак юридик бүлеккә министырлыкка буйсынган оешмаларга методик рекомендацияләр эшләү һәм җибәрү карары кабул ителде. Биредә гражданиннарның эшкә керү очракларында коррупция  очракларын булдырмау, барлыкка килергә мөмкин конфликтны җайга салу буенча методик тәкъдимнәр тупланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International