Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар “Лазертаг” команда уенында катнаштылар.
Зур теләк белән уенда катнашучы 8 бала үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Һәрбер команда көндәшен уздырырга тырыштылар. Зур яшьтәге балалар кечерәк яшьтәге иптәшләренә уенның стратегиясен аңлатты. Күпчелек кызларның һәм малайларның бу уенда беренче тапкыр катнашуы иде.