Шушы көннәрдә Сарманның "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Волонтер" оешмасы активистлары белән берлектә "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте кысаларында "Мәхәббәт ромашкасы" дип исемләнгән чара уздырды.
Балалар үз куллары белән ромашка ясадылар һәм мәхәббәт, бәхет һәм иминлек теләп, урамда узып баручыларга тапшырдылар.
Белгечләр сүзләренә караганда, оештыручылар кешеләргә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме һәм гаилә кыйммәтләре турында искә төшерделәр.