Түбән Каманың "Веста" үзәгендә "Минем гаиләм – минем байлык!" дигән чара узды

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт курсәтү үзәгендә  "Минем гаиләм – минем байлык!" дигән чара үтте.

Бәйрәмгә үзәк карамагындагы гаиләләр чакырылды. Әлеге чарада гаиләләргә карата котлаулар һәм җылы теләкләр яңгырады.

 Шулай ук белгечләр балалар һәм өлкәннәр өчен төрле ярышлар үткәрде, катнашучылар җитезлектә, тапкырлыкта, белемлелектә көч  сынаштылар. Иң активларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International