Балтач районында яшәүче тыл хезмәтчәнен 90 яшьлеге белән котладылар

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Пыжмара авылында  яшәүче Мәликә Дәүләтшинага 90 яшь тулды.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге белгече Гузәл Кәлимуллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Зәләев, “Кама” хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗипов    юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач районы башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International