Бүген Казанның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре (Киров районы) ишегалдында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен “Җәйнең төрле төсләре” дигән чара үткәрделәр.
Чара барышында үзәк хезмәткәрләре мини-тренинг, кызыклы күнегүләр, спорт уеннары, викториналар оештырды.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, балалар үз җитезлекләрен, чыдамлыкларын күрсәттеләр. Сәламәт яшәү рәвеше буш сүзләр түгелелегенә кабат инандылар.