Кичә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме уңаеннан Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре чара оештырды.
Бистәнең “Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары тантанага килгән һәркемне каршы алганда үз куллары белән ясаган ромашка чәчәкләре һәм эмблемалар бүләк иттеләр.
Сигезенче елын озак еллар бергә, парлы гомер иткән үрнәк бер гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дигән медаль тапшырылып килә. Бу медальгә Ор авылыннан 62 ел бергә гомер иткән Миңзифа һәм Сәлихҗан Фатыйховлар лаек дип табылды.
Бәйрәм тантанасы музыкаль сәхифәләр белән үрелеп барды. Бистәнең беренче һәм бишенче номерлы бакча балалары, район мәдәният үзәге хезмәткәрләре башкаруындагы концерт номерлары әлеге кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Ә ахырдан барлык гаиләләргә изге теләкләрен юллап, аяз күк йөзенә ак күгәрченнәр очырдылар.