Бу көннәрдә Чистайның “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интертнат-йортында Гаилә көнен билгеләп үттеләр.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык символы буларак сурәтләнгән ромашка чәчәге һәм стендны бизәгән фотосурәтләр килгән барлык тамашачыларны гади, бердәм, тату, җылы бер мөһиткә чолгап алды. Кичә барышында гаилә темасын чагылдырган, җәмгыятьнең иң мохим, игътибарга лаек чылбыры – гаилә оешмасына карата бик матур сүзләр әйтелде.
Әлеге чарада катнашучылар әти-әниләре белән узган хатирәләрне бүлеште. Күңелгә якын, кадерле, яраткан кешеләрен искә төшереп, күзләре дә яшьләнде. Кичә гаилә, татулык, туганлык хисләрен чагылдырган җырлар белән үрелеп барды.