Шушы көннәрдә Казанның Вахит районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылган.
Әлеге чарада районның оешмалары катнашкан. Ярминкәгә 329 кеше килгән, шуларның 25сенә эш урыннарына юллама тапшырылган.
Аннан тыш, 302 гражданга һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәтелгән.