Бүген Норлатның “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Большая Ложка" кафесы хезмәткәрләре белән берлектә балалар белән чара уздырдылар.
Оештыручылар конкурслар үткәрде, фокуслар күрсәтте һәрбер катнашучыга бүләк тапшырды. Чара ахырында балаларны тәмле төшке аш белән дә сыйладылар.