Югары Осланның интернат-йортында тәрбия алучылар буяулар ярдәмендә дәвалану терапиясен үттеләр

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында рәсем ясау буенча дәрес узды. Интернат-йорт карамагында торучылар буяулар һәм мольберт белән фонтан янындагы мәйданда җыелдылар.

Катнашучылар үз-үзләрендә теләсә кайсы чирдән дәвалану өчен эчке көч тупладылар. Оештыручылар һәм катнашучылар рәсем ясау шөгыленең кызыклы гына түгел, ә файдалы икәнен дә ачыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International