Бүген Бавлының «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Җиңү һәм Хезмәт Даны паркында балигъ булмаган балалар белән «Күңелле сәяхәт» исемле уен-тамаша үткәрделәр.
Балалар уен барышында «Сихерләнгән утрау», «Тутый кошлар утравы», «Алпавытлар утравы» кебек җирләргә сәфәр кылды һәм биремнәр үтәде. Балалар сәяхәтне бик ошатты.