Казанда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырачаклар

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
8 нче июль көнне Казанның Вәхитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырыла. Әлеге чарага килүчеләр  предприятиеләрнең вәкилләре белән очраша, булган вакансияләр турында мәгълүмат ала, хезмәт һәм мәшгульлек сораулары буенча белешмәләр ала алачак. 
Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырачак. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар биреләчәк. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләр дип көтелә.
Ярминкә Казан шәһәре,
Зинин урамы, 3 нче йорт адресы буенча бинада узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International