Балтач районында яшәүче тыл хезмәтчәнен 90 яшьлеге белән котладылар

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Янгул  авылында яшәүче тыл ветераны Бәгдәгөл  Әгзамовага 90 яшь тулды. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Яңгул  авыл җирлеге башлыгы   Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

 Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International