Бу көннәрдә Арча районының гражданнарын Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова үзе кабул итте.
Кабул итү барышында кешеләр тарафыннан халыкны социаль яклау, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү турында сораулар яңгырады, аларга җаваплар бирелде.
Чара ахырында Арча районының башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин һәм профилактика системасы әгъзәлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.