Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яшьләр клиникасы вәкилләре “Наркотиксыз тормыш” программасы кысаларында балалар белән дәрес уздырды.
Клиника белгече Наталья Шишкина приют хезмәткәрләре белән берлектә тәрбия алучыларга наркотикларның зыяны турында профилактик лекция укыды.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, балалар әлеге уңайлы, кызыклы формада узган чыгышны зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар.