Әлмәттә социаль объектларны инвалидлар ихтыяҗларына туры китереп төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Бу көннәрдә Әлмәтнең башкарма комитеты залында иҗтимагый оешмалар катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин утырыш башында шәһәрдә уңайлы мөхит программасы кысаларында эшләргә кирәклеген ассызыклады, социаль һәм башка объектларны мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ихтыяҗына туры китереп төзекләндерергә кирәк дип билгеләп үтте.

Утырышта каралган 37 мәсьәлә буенча конкрет чаралар күрү кабул ителде. Шәһәр һәм район җитәкчеләре һәм вәкилләре үз юнәлешләре буенча сорауларга җаваплар кайтардылар. Нигездә социаль пакеттан санатор ялны гамәлгә ашыру өлеше, торак җирен алу өчен субсидия, шул исәптән киләчәккә перспективалар мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International