Тукай районының үзәге карамагында торучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Тукай районының «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән бергә Сосновый бор бистәсендә урнашкан "Солнышко" балалар бакчасына бардылар.

Балаларга юл хәрәкәте, янгын куркынычсызлыгы, урамда, суда куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган видеоматериаллар  күрсәтелде. Шулай ук волонтерлар начар гадәтләрнең зарары турында шигырь укыдылар, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә өндәделәр.

Оештыручылар сүзләренә караганда барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International