Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес уздырды.
Чара “Һөнәри юнәлеш бирүче кинотеатр ”Ориетир” проекты кысаларында гамәлгә куелды.
Ике атна дәвамында белгечләр Алабугада урнашкан мәктәпләргә йөрделәр. Лекцияләр барышында балалар уйнады, табышмакларга җаваплар бирде, пазллардан рәсемнәр җыйды, ата-аналарының һөнәрләре турында сөйләде.
Биштән алып җиде яшькә кадәрге балаларга һөнәрләр хакында мультфильмнар күрсәтелде. Чарада барлыгы 293 бала катнашты.