БүгенТүбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр урманга экскурсиягә бардылар.
Балалар кошлар турында әйтемнәрне һәм мәкальләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр.
Тәрбиячеләр балаларны кошлар дөньясы белән таныштырды, тәрбия алучыларның әйләнә-тирәгә күзаллауларын киңәйтте.