Минзәләнең “Умырзая” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Все профессии нужны, все профессии важны?” дигән чара үтте.
Дәрес барышында белгечләр укучыларга файдалы мәгълүмат җиткерде, алар "һөнәр" сүзенең төгәл билгеләмәсен белделәр. Катнашучылар төрле һөнәр ияләре турында кызыклы биремнәр, табышмаклар да чиштеләр.