Яр Чаллының “Асылташ” приютында тәрбия алучылар экологик-биологик үзәктә булып кайттылар

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар Балалар өчен экологик-биологик үзәктә булып кайттылар.

Биредә балаларга ъзәк хезмәткәрләре мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Экскурсовод монда яшәүче һәрбер хайван, кош-корт турында җентекләп сөйләде. Хәтта чара ахырында тәрбияләнүчеләргә ташбаканы, диңгез дуңгызларын, кәлтәне тотып карарга рөхсәт иттеләр.

“Асылташ” приюты белгечләре сүзләренә караганда, мондый сәяхәтләр балалар сәламәтлеген ныгытырга һәм чыныктырырга ярдәм итә. Чарада яшүсмерләр зур кызыксыну белән катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International