Азнакайның «Омет» үзәге белгечләре балалар өчен Сабантуй бәйрәмен оештырдылар

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Азнакайның «Омет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар өчен Сабантуй бәйрәмен оештырдылар.

Иң булган, җитез, көчлеләр бу бәйрәм өчен гадәти булган чүлмәк вату, таяк тартышу, капчык киеп, йомырка кабып йөгерү кебек ярышларда бик теләп катнаштылар.

Тәрбияләнүчеләр зирәклек һәм үткен зиһен белән барлык сынауларны да бик яхшы уздылар. Иң активларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International