Шушы көннәрдә Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар Бөек Ватан сугышы ветераны Степан Уразаевны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Яр Чаллының “Асылташ” приюты коллективы һәм тәрбияләнүчеләр Степан Уразаевка ныклы сәламәтлек, иминлек теләде, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирергә ярдәм иткән өчен зур рәхмәт белдерде.