Әлмәт районың башкарма комитетында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эшкә урнаштыру буенча җыелыш узды

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Бүген Әлмәт районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Гыйрфанов җитәкчелегендә “2015 елда инвалидлар һәм аеруча мохтаҗ гражданнарны куелган квота хисабына резервланган эш урыннарына урнаштыру мөмкинлеге” темасы буенча киңәшмә узды. Әлеге чараны районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган Киңәшмәдә үзәк хезмәткәрләре һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне эшкә урнаштыруга квоталары булган оешмалар катнашты. Инвалидларны һәм аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру турында мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов чыгыш ясады. Әлмәтнең прокурор ярдәмчесе Айрат Нәҗмиев киңәшмәдә катнашучыларга эш бирүчеләрнең вазыйфаларын үтәмәгән очракта административ җаваплылыкка тартылу турында сөйләде. Фикер алышу барышында катнашучылар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең  төрле өлкәләрдә, шул исәптән хезмәттә дә югары нәтиҗәләр күрсәтә ала дигән карарга килделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International