Бүген Арча “Исток Надежды” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Исәнме, җәй" дип исемләнгән чара узды.
Балаларның күңелен клоуннар күтәрделәр. Алар төрле уеннар һәм бәйгеләр үткәрделәр. Балалар актив катнашты, җитезлектә һәм тапкырлыкта көч сынашты.
Аннан соң укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Барысы да аларның талантларыннан таң калдылар.