Бүген Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән “Наркотиксыз тормыш” айлыгы кысаларында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Без тату гаилә” дигән чара үткәрелде.
Балалар төрле ярышларда, уеннарда катнаштылар, җитезлектә көч сынаштылар. Әлеге чара уңышлы үтте, яшь буында дөрес караш тәрбияләү вазифасы үтәлде.