Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Хәтер көненә багышланган берничә чара уздырганнар.
"Веста" үзәгенең белгече социаль ярдәмгә мохтаҗ булган тугыз бала өчен «Города-герои Великой Отечественной войны» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында социаль педагог "Герой-Шәһәр" исеменә лаек булган 12 шәһәр турында сөйләде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, балалар киләчәктә тискәре хисләрен тыярга, тыныч күк йөзен һәм солдатлар калдырган хатирәләр сакларга сүз биргәннәр.
“Веста” үзәгенең социаль педагогы «У войны не детское лицо» дигән чара оештырды. Дәрестә 25 бала катнашты.
Чара барышында белгеч балалар белән сугыш турында әңгәмә алып барды. Диалог барышында балалар сугышта катнашкан әбиләре-бабайлары турында сөйләделәр, аларның батырлыкларын искә төшерделәр.