Мамадышның мәктәп укучылары ветераннарга ак күгәрченнәр бүләк иттеләр

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген Мамадыш районында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен ветераннар, район җитәкчелеге һәм барлык кешеләр мәңгелек ут янына җыелдылар.

Район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов чарада катнашучыларны сәламләде.  Аның сүзенә караганда  шәһәрне торгызырга, илне күтәрергә мөмкин, әмма беркем дә миллионлаган кешене кире кайтара алмаячак.

Митинг бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Тынычлык һәм игелек символы буларак  мәктәп укучылары сугыш һәм тыл ветераннарына ак күгәрченнәр бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International