Яшел Үзәннең "Родник" үзәге белгечләре Хәтер сәгате уздырдылар

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген Яшел Үзәннең “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Хәтер сәгате узды. Белгечләр балаларга һәлак булган солдатлар, тыныч халык арасындагы беренче корбаннар, азат ителгән шәһәрләр турында сөйләделәр.

Белгечләр сүзенә караганда, әлеге чара балалар хәтерендә солдатларның батырлыгын истә калдырырга ярдәм итәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International