Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Хәтер көне билгеләп үтелде.
Илебездә фашистлар Германиясенең хыянәтчел төстә һөҗүм итүе, Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматны өлкәннәр игътибар белән тыңладылар. Интернатта яшәүче 1928 нче елгы Наталья Аксенова кечкенә чагында сугыш вакытында булган авыр хатирәләрен сөйләде.
Аннары барысы да сугышта һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, шәм кабыздылар. Өлкәннәр һәм инвалидлар интернта-йортында яшәүчеләр арасында 22 сугыш һәм 213 тыл ветераны яшәгән. Бүгенге көндә 1 сугыш ветераны һәм 8 тыл ветераны исән.